О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Прилагательные » Сыйфатларны кабатлау


Максат: сыйфатлар турындагы белемнәрне ныгыту; сыйфатлар кулланып күнегүләр эшләү; сыйфат сүз төркеменә кергән сүзләрне практикада кулланырга өйрәнү.

Җиһазлау: карточкалар , дәреслек, компьютер.

 

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр

3

Мөстәкыль эшләү:
карточкалар белән эш

35 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

 

4

Рефлексия

3 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә

Теләүчеләр өй эшләре алалар

Дәрес барышы:

Оештыру.

Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада кулана белү бурычы куела.

Актуальләштерү.

1. Укучыларга түбәндәге сораулар бирелә:

- Сыйфат сүз төркеме нәрсәне белдерә?
- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
- Асыл сыйфатлар ул нинди сыйфатлар? Мисаллар китерегез.
- Нисби сыйфатлар ул нинди сыйфатлар? Мисаллар китерегез.
- Сыйфат дәрәҗәләрен атагыз.
- Исемләшкән сыйфатларны аңлатыгыз.

2. Компьютерда терәк схемаларга таянып, үткән материал  искә төшерелә.

Сүз төркеме

Соравы

Асыл сыйфат

Нисби сыйфат

Дәрәҗәсе

Исемләшү-исемләшмәве

Ясалышы

Сыйфат

Нинди?
Кайсы?
Кайдагы?

Биек тау

Җәйге урман

Гади: ак
Чагыштыру: аграк
Артыклык: ап-ак
Кимлек: аксыл

Белемле кеше
Белемле меңне егар.

Тамыр: яшел
Ясалма: көчле

Мөстәкыйль эшләү.

1 вариант.
А 1. Асыл, нисби сыйфатларны билгеләргә.
Кызыл тун, яшел болын, урмандагы агач, кичке күренеш, түгәрәк күл, баллы чәй

Асыл сыйфатлар

 

Нисби сыйфатлар

 

А 2. Сыйфат дәрәҗәләрен ясап язарга.
Зәңгәр, биек, акыллы

Гади

Чагыштыру

Артыклык

Кимлек

 

 

 

 

А 3. Сыйфатларны табарга
Данлыклы бия килеп җитте. Аннан күзләремне алмадым. Кыска яллы, сирәк койрыклы, чандыр гәүдәле мал икән. Күзләре зурлар, уйнап, ялкынланып торалар.
А 4. Тамыр һәм ясалма сыйфатларны билгеләргә.
Белемле, кызыл, эшчән, пөхтә, нык, тиңдәш
В 1. Сыйфатларга морфологик анализ ясарга.
Кырда җәяүле буран уйный.
С 1. Сыйфатлар кулланып “Кыш” темасына кечкенә хикәя төзергә.

2 вариант.
А 1. Асыл, нисби сыйфатларны билгеләргә.
Эссе һава, куе әрәмәлек, балыклы елга, җәйге көн, усал бүре, тугайлы болын

Асыл сыйфатлар

 

Нисби сыйфатлар

 

А 2. Сыйфат дәрәҗәләрен ясап язарга.
Җылы, сары, киң

Гади

Чагыштыру

Артыклык

Кимлек

 

 

 

 

А 3. Сыйфатларны табарга
Төссез һәм соры көннәр үтеп китте. Яктылык кими бара. Төнге суыклар җыентык суларның өстен япты. Таныш сукмак буйлап атлыйм. Безгә төньякның купшы кунаклары килгән.
А 4. Тамыр һәм ясалма сыйфатларны билгеләргә.
Кунакчыл, кышкы, кара, матур, үстерүче, сүзчән
В 1. Сыйфатларга морфологик анализ ясарга.
Аксыл туны бик килешә.
С 1. Сыйфатлар кулланып “Кыш” темасына кечкенә хикәя төзергә.

Рефлексия.

Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.

Индивидуаль өй эше.

Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.

 

Кәлимуллина Рәзинә Шәйдулловна
149 нчы лицей, Казан шәһәре
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: