О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Служебные части речи: послелоги, союзы. » Служебные части речи: послелоги, союзы


Максат: бәйләгеч сүз төркемнәре турындагы белемнәрне ныгыту; бәйлекләр, теркәгечләр кулланып күнегүләр эшләү; бәйләгеч сүз төркеменә кергән сүзләрне практикада кулланырга өйрәнү.

Җиһазлау: карточкалар, дәреслек.

 

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр

3

Мөстәкыйль эшләү:
карточкалар белән эш

35 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

 

4

Рефлексия

3 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә

Теләүчеләр өй эшләре алалар

Дәрес барышы:

Оештыру.

Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела.

Актуальләштерү.

Бәйләгеч сүз төркемнәрен кабатлау. Укучыларга түбәндәге сораулар бирелә:

- Бәйлекләр җөмләдә нәрсәләрне бәйләү өчен килә?
- Бәйлекләрне ничә төркемчәгә бүләләр? Мисаллар.
- Теркәгечләр нәрсәләрне бәйләү өчен килә?
- Теркәгечләрне ничә төркемчәгә бүләләр?
- Тезүче теркәгечләр үзләре ничә төрле була?

Мөстәкыйль эшләү.

А1. Сүз төркемнәре арасыннан бәйлекләрне һәм теркәгечләрне сайлап алып язарга.

Бәйлекләр

 

Теркәгечләр

 

 

 

 

1 вариант.
Озын, сөйли, белән, сыман, кадәр, бәлки, төсле, әгәр, матур, юл, тагын, гүяки.
2 вариант.
Яшел, әмма, турында, соң, янә, каты, ләкин, саен, чөнки, ат, буенча, сикерә.
А2. Бәйлекләр, теркәгечләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр уйлап языгыз.
1 вариант.
Кебек, кадәр, тыш, ләкин, я, чөнки.
2 вариант.
Шикелле, таба, башка, һәм, яки, әгәр.
А3. Бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне табыгыз. Үзләреннән алда килгән сүзләрнең килешләрен билгеләгез.
Теркәгечләрнең төркемчәсен күрсәтегез.
1 вариант.
1. Фәрит каток янына шуар өчен килгән иде. Ләкин каток ишеген ябып, бикләп куйганнар. Ах, шул боз өстеннән, талпына-талпына, кош шикелле очып китсәң иде! 2. Китап кешенең аерылгысыз дусты һәм киңәшчесе. 3. Кечкенә генә эт — эрми дә, җибәрми дә. 4. Яңгырны бик ярата, суны гел эчеп тора, ә шулай да гомер буе зонтик тотып утыра.
2 вариант.
1. Ул рәшәткә арасыннан Фәрит үтә алырмы икән? Шул сынык рәшәткә арасыннан каток эченә кереп киткәнен ул үзе дә сизми калды. Теге кыска пиджаклы малай шикелле генә шуармы икән ул! 2. Үзе сыек  — су түгел, дымлы, ләкин пар түгел. Үзе ап-ак мамык кебек, ә шулай да кар түгел. 3. Ир-егет үзе өчен туа — иле өчен үлә.
В1. Бәйлекләргә һәм теркәгечләргә морфологик анализ ясарга.
1 вариант.
1. Илсөяр һәм Мәрдән абзый — “Маякчы кызы” әсәренең төп геройлары. 2. Иртән каты яңгыр яуды, чөнки кичтән болытлар бик куерган иде. 3. Кешеләр кылыч белән көчле түгелләр. 4. Хәмдия сыерны лапаска таба үткәр
2 вариант.
1. Көн сүрелә, ләкин эш кыза гына. 2. “Бәйрәм вә сабыйлык вакыты” исемле шигырьне Габдулла Тукай язган.
3. Ул өйдән тастымал кебек әйберләрне алып чыкты. 4. Аның килгәнен иртәдән бирле көттек.
С1. Бәйлекләр һәм теркәгечләр кулланып кечкенә сочинение язарга “Яз җитте”.

Рефлексия.

Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.

Индивидуаль өй эше.

Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.

 

Кәлимуллина Рәзинә Шәйдулловна
(149 нчы лицей, Казан шәһәре)
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: