О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Татарская литература » Чувство в содержании рассказа


Учебник А. Г. Яхин
Дәреснең темасы: Чәчмә әсәр эчтәлегендә хис.
Өйрәнелә торган әсәр:
Әмирхан Еники “Җиз кыңгырау”
Дәреснең максаты:
1. Укучыларны персонажлар кичерешен күрергә күнектерү.
2. Хикәя сюжетында эчтәлекне табарга өйрәнү.
3. Әсәргә автор салган төп мәгънәне табарга күнегү.
Җиһазлау: Биремле карточкалар, тактада һәр укучының исеме язылган, дәреслек.


п/п

Дәрес этабы.

Вакыт
(мин.)

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.

Оештыру моменты.
Максат кую.

2

Дәреснең темасы һәм максатлары белән таныштыра.

Үзе теләгән нәтиҗәгә ирешү максатыннан чыгып, эш күләмен билгели.

2.

Дәреслек белән эшләү.

 

Сораулар язылган карточкалар тарата, билгеләнгән җавапларны тикшерә.

Дәреслектән җавапларны таба һәм дәфтәрләргә яза.

3.

Сорауларга язма җавап бирү.

 25

Биремнәрнең дөреслеген тикшерә.

Үзе уйлап,нәтиҗә чыгарып җаваплар яза

4.

Иҗади эш.

 

Җавапларны тикшерә.

Иҗади эшли

5.

Семинар.

 15

Сораулар бирә (карточкалардагы сораулар)

Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен дәлилли.

6.

Рефлексия.

 3

Дәрескә йомгак ясый, һәркемнең эш нәтиҗәсен анализлый.

Тактадагы үз эшенең нәтиҗәләрен алдан билгеләнгән нәтиҗәләр белән чагыштыра.

7.

Өйгә эш (теләк буенча )

 

Иҗади эш.

Мөстәкыйль эш

1 нче өлеш
Бу биремнәрне үтәгәндә,(1-10 нчы биремнәр) үзең дөрес дип санаган җавапларны китаптан табып,бер сүз яки сүзтезмә белән язып ал.
1. Автор хикәясен нәрсә турында сөйләп башлый?
2. Җиз кыңгырауның нинди ике сыйфаты бар?
3. Төп образның исеме ничек?
4. Хикәядә кемнең җыры турында сүз бара?
5. Җырларның эчтәләге нәрсә була?
6. Хикәядә нинди елга исеме телгә алынган?
7. Авылда нинди бәйрәм гөрли?
8. Хәзрәт бәйрәмдә нәрсә укый?
9. Әхтәмнең нинди тагын бер матур сыйфаты ачыла?
10. Хикәя ничек тәмамлана,гомернең кайсы чорын бик сагынып?

2 нче өлеш
Бу биремнәрне үтәгәндә,(11-14 нче биремнәр) кыска гына итеп җавапларыңны дәлилләп яз.
11. Әхтәм кичерешләре белән сезнең кичерешләр арасында аерма бармы? Чагыштырыгыз. 
12.Сез Әхтәмнән калышасызмы,әллә сез аннан өстенме?
13. Хикәядәге нинди хисләр сезгә аеруча таныш?
14. Хикәянең жанрына игътибар итегез, ни өчен Әмирхан Еники аны “хикәя –истәлек” дип атый?

3 нче өлеш
Уйлап карагыз әле, сезнеңчә Әхтәм ул-кем? Фикерегезне дәлилләп карагыз.

Сәмигуллина Ләйсән Фиргать кызы
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. МБОУ “Татарская гимназия №17” имени Г. Ибрагимова” г. Казани
G17.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: