О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 5 класс » Татарская литература » «Ярсулы яз» Габдулхай Сабитов


Дәреснең темасы: Ярсулы яз һәм йөрәк кичерешләре.

Өйрәнелә торган әсәр: Гәбделхәй Сабитов «Ярсулы яз» хикәясе.

Дәреснең максаты:

1.Әсәрне уку,эчтәлеген белү,язучы телендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышын күзәтү.

2. Укучыларның игътибарын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

3. Әсәрнең темасын, идеясен табарга өйрәтү.

 

Җиһазлау: Биремле карточкалар, тактада һәр укучының исеме язылган, дәреслек.


п/п

Дәрес этабы.

Вакыт
(мин.)

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.

Оештыру моменты.
Максат кую.

2

Дәреснең темасы һәм максатлары белән таныштыра.

Үзе теләгән нәтиҗәгә ирешү максатыннан чыгып, эш күләмен билгели.

2.

Дәреслек белән эшләү.

 

Сораулар язылган карточкалар тарата, билгеләнгән җавапларны тикшерә.

Дәреслектән җавапларны таба һәм дәфтәрләргә яза.

3.

Сорауларга язма җавап бирү.

 25

Биремнәрнең дөреслеген тикшерә.

Үзе уйлап,нәтиҗә чыгарып җаваплар яза

4.

Иҗади эш.

 

Җавапларны тикшерә.

Иҗади эшли

5.

Семинар.

 15

Сораулар бирә (карточкалардагы сораулар)

Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен дәлилли.

6.

Рефлексия.

 3

Дәрескә йомгак ясый, һәркемнең эш нәтиҗәсен анализлый.

Тактадагы үз эшенең нәтиҗәләрен алдан билгеләнгән нәтиҗәләр белән чагыштыра.

7.

Өйгә эш (теләк буенча )

 

Иҗади эш. Яз күренешләрен күзәтүдән чыгып,кечкенә хикәя язып карагыз.

Үзара әңгәмәгә материал әзерләп килергә

 

1 нче өлеш
Бу биремнәрне үтәгәндә,(1-10 нчы биремнәр) үзең дөрес дип санаган җавапларны китаптан табып,бер сүз яки сүзтезмә белән язып ал.
1. Хикәядә вакыйгалар барган авылның исеме ничек?
2. Кайсы тау кардан арчылып килә?
3. Хикәяләүче малайның исеме ничек?
4. Укытучының исеме ничек?
5. Хикәяләүченең партадашы кем?Ул нинди фәнне бик үк яхшы белми?
6. Парта утыргычында нәрсә шытырдап куя?
7. Хикәядә нинди йорт хайваннары телгә алына?
8. Төп герой нинди усаллык эшләргә тели?
9. Урамда да, өйдә дә нәрсә күзләрне камаштыра?
10. Ике тәрәзә арасында кыш буе нәрсә ята?

2 нче өлеш
Бу биремнәрне үтәгәндә,(11-14 нче биремнәр) кыска гына итеп җавапларыңны дәлилләп яз
11. Гамилнең нинди сыйфатлары әйбәт,ә кайсы сыйфатлары белән килешмисез?  
12. Галләм абыйның кайсы сыйфатларын югары бәялисез? Ни өчен?
13. Гамил белән Гөлүсә мөнәсәбәте сездә нинди уй-фикерләр уята?Ул мөнәсәбәтләрнең җылылыгы нәрсәдә?
14. Язучы телендә нинди мәкаль һәм әйтемнәр куллана?
3 нче өлеш
Ярсулы яз белән йөрәк кичерешләре арасында нинди уртаклык бар?Үз уйларыгызны кушып,кыска гына хикәя төзеп карагыз.


Сәмигуллина Ләйсән Фиргать
кызы — югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
МБОУ «Татарская гимназия №17» имени Г. Ибрагимова»
г. Казани, G17.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: