О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 6 класс » Татарская литература » Предмет, качество, событие


А.Яхин. 6

Дәреснең темасы: Предмет,сыйфат,вакыйга.

Өйрәнелә торган әсәр: Төрек халык әкияте “Карлыгач белән чыпчык”

Дәреснең максаты: 1.Әсәр эчендәге предмет,сыйфат,вакыйга төшенчәләрен искә төшерү.

2. Укучыларның игътибарын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

3. Әсәргә автор салган мәгънәне табарга күнегү.

Җиһазлау: Биремле карточкалар, тактада һәр укучының исеме язылган, дәреслек.


п/п

Дәрес этабы.

Вакыт
(мин.)

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.

Оештыру моменты.
Максат кую.

2

Дәреснең темасы һәм максатлары белән таныштыра.

Үзе теләгән нәтиҗәгә ирешү максатыннан чыгып, эш күләмен билгели.

2.

Дәреслек белән эшләү.

 

Сораулар язылган карточкалар тарата, билгеләнгән җавапларны тикшерә.

Дәреслектән җавапларны таба һәм дәфтәрләргә яза.

3.

Сорауларга язма җавап бирү.

 25

Биремнәрнең дөреслеген тикшерә.

Үзе уйлап,нәтиҗә чыгарып җаваплар яза

4.

Иҗади эш.

 

Җавапларны тикшерә.

Иҗади эшли

5.

Семинар.

 15

Сораулар бирә (карточкалардагы сораулар)

Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен дәлилли.

6.

Рефлексия.

 3

Дәрескә йомгак ясый, һәркемнең эш нәтиҗәсен анализлый.

Тактадагы үз эшенең нәтиҗәләрен алдан билгеләнгән нәтиҗәләр белән чагыштыра.

7.

Өйгә эш (теләк буенча )

 

“Бәхет” әкияте буенча мөстәкыйль эш.

Ялкауны кем хур итә?

1 нче өлеш
Бу биремнәрне үтәгәндә,(1-10 нчы биремнәр) үзең дөрес дип санаган җавапларны китаптан табып,бер сүз яки сүзтезмә белән язып ал.
1. Әкияттә нинди ике кош турында сүз бара?
2. Чыпчык балаларын кем юк иткән?
3. Чыпчык Карлыгачтан ни дип үтенгән?
4. Ояны нәрсә белән ясарга кирәк?
5. Икесе дә кая таба очып киткәннәр?
6. Чыпчык томшыгына нәрсә кабарга тиеш булган?
7. Карлыгач оясын нәрсәләр кушып ябыштырган?
8. Оя нинди булырга тиеш?
9. Әкиятнең авторы кем?
10. Карлыгачка хас иң төп сыйфат нинди?

 2 нче өлеш
Бу биремнәрне үтәгәндә,(11-14 нче биремнәр) кыска гына итеп җавапларыңны дәлилләп яз
11. Әкияттә Карлыгач һәм Чыпчык белән бәйле нинди ике вакыйга бар?Шуны языгыз.
12.Карлыгачның сыйфатларын барлыйк. Ул нинди?
13.Карлыгач сыйфатларын гомумиләштерүче сүзне табыгыз.Өлешнең исеме шул булыр.
14.Чыпчык сыйфатларын әйтегез.Аның барлык сыйфатларын җыеп торучы сүзне уйлап кара.

3 нче өлеш
Әкият тәмамланмаган.Тәмамлагыз.

Сәмигуллина Ләйсән Фиргать кызы
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
МБОУ “Татарская гимназия №17” имени Г. Ибрагимова”  г. Казани
 G17.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: