О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 7 класс » Главные члены предложения » Повторение


Ф. С. Сафиуллина, С. М. Ибраһимов. Татар теле. Татар урта гомуми белеем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 2007.
Максат: җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау; ия һәм хәбәрне табуга күнегүләр эшләү.
Җиһазлау: карточкалар , компьютер.

Дәреснең проекты:

Дәрес этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1

Оештыру
Максат кую

1 минут

Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру

Югары билге алу өчен, барлык биремнәрне эшләргә дигән максат куялар

2

Белемнәрне актуальләштерү

5 минут

Терәк схемалар ярдәмендә үткән материалларны искә төшерергә булыша

Бүгенге дәрескә кирәк булган белемнәрен актуальләштерәләр

3

Мөстәкыль эшләү:
карточкалар белән эш

37 минут

Укучыларга индивидуаль ярдәм күрсәтә

Карточкалардагы биремнәрне үтиләр

 

4

Рефлексия

1 минут

Билге алу таблицасын анализлый, дәрескә анализ ясый

Алган белемнәренә нәтиҗә ясыйлар, алырга теләгән билгеләре белән чагыштыралар

5

Индивидуаль өй эше

1 минут

Теләүчеләргә өй эшләре тәкъдим ителә

Теләүчеләр өй эшләре алалар

Дәрес барышы:
I. Оештыру.
Дәреснең темасы, куелган максатлары әйтелә, өйрәнгәннәрне практикада куллана белү бурычы куела.

II. Актуальләштерү.

Укучыларга өйрәнелгән темалар буенча түбәндәге сораулар бирелә:

- Җөмләнең баш кисәкләре дип нәрсә атала?
- Иягә хас билгеләрне атагыз.

III. Мөстәкыйль эшләү.

А 1. Тест.
1) Ия дип нәрсә атала?
1. Исемне ачыклап килгән теләсә кайсы сүз.
2. Баш килештәге сүз турында хәбәр итә торган баш кисәк.
3. Җөмләнең, баш килештә торып, аерым сүзгә буйсынмаган баш кисәге.
2) Төре буенча ия:
1. Гади, тезмә
2. Гади, кушма
3. Гади, кушма, тезмә
3) Хәбәр дип нәрсә атала?
1. Баш килештәге сүз турында хәбәр итә яки үзе генә дә хәбәрлекне белдерә торган баш кисәк.
2. Эш-хәрәкәтне белдерүче кисәк.
4) Төре буенча хәбәр:
1. Гади, тезмә
2. Гади, кушма, тезмә
3. Гади, кушма

А 2. Җөмләләрнең баш кисәкләрен язып алырга, ияләрнең төрен билгеләргә, кайсы сүз төркеме белән белдерелүен язарга.
гади, исем
Мәсәлән:     Яз        җитте.
=====
I рәт.
Ничә еллар инде мин дүрт катлы йортның икенче каттагы тәрәзәләренә карап узам. Кышкы суык ул тәрәзәләргә, оста рәссамнар көнләшердәй бизәкләр төшереп, ак пәрдә яба. Яз җиткәч, умырзая, энҗе чәчәк, шомырт чәчәкләре күренә.

II рәт.
Яшереп булмый, Биктимернең сүз тыңлый торган гадәте кече-кечкенәдән бар иде. Анасы әйтү белән, Биктимер мич башыннан атылып төшә һәм иске бишмәтен тиз генә эләктереп чыга башлый. Ләкин ул чыгып өлгерми, Маһруй җиңги, аны туктатып, тагын бер кат ныклап аңлата.

А 3. Җөмләләрнең баш кисәкләрен язып алырга, хәбәрләрнең төрен билгеләргә.
гади
Мәсәлән:     Көз      башланды.
=======
I рәт.
Брачка да, чуртка да күренеп тормадым. Ә син шуларга иң кирәкле йомыш белән барып кара. Мине мулла малае дип, шәкерт дигән булып, бик күп сөйләштерәләр. Әйберләрен алып киткәч, Наилә авызын күтәреп калды.

II рәт.
Агач тустаган белән каймак куйдылар. Сугыш җүнлегә алып бармый ул. Бу эшкә Сәрия бармак аша гына карады. Мичкә тулган ут толымнары шәбрәк ялкынлана башлый.

А 4. “Туган тел”  турында кечкенә сочинение язарга. Иягә һәм хәбәргә сызарга.

IV. Рефлексия.
Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясала. Билге алу таблицасы анализлана. Йомгак ясала.

Индивидуаль өй эше.

Билгеләрен яхшыртырга теләгән укучыларга өй эшләре бирелә.

Кәлимуллина Рәзинә Шәйдулловна
(149 нчы лицей, Казан шәһәре)
L149.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: