О проекте Координаторы проекта Малокомплектные школы
Вы находитесь: ТИО » Татарский язык » 5 класс » Татарская литература » «Курай» Амирхан Еники


Дәреснең темасы:  Моңның кеше күңеленә тирән тәэсире:курай һәм курайчы образы
Өйрәнелә торган әсәр: Әмирхан Еники «Курай» хикәясе.
Дәреснең максаты:

1.Әсәрне уку,эчтәлеген белү,әсәрнең халык иҗаты белән уртаклыгын табу.            
2. Укучыларның игътибарын, иҗади  фикерләү сәләтен үстерү.
3. Әсәрнең темасын, идеясен табарга  өйрәтү.
Җиһазлау: Әмирхан Еники  портреты, биремле карточкалар, тактада һәр укучының исеме язылган, дәреслек.

 


п/п

Дәрес этабы.

Вакыт
(мин.)

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.

Оештыру моменты.
Максат кую.

2

Дәреснең темасы һәм максатлары белән таныштыра.

Үзе теләгән нәтиҗәгә ирешү максатыннан чыгып, эш күләмен билгели.

2.

Дәреслек белән эшләү.

 

Сораулар язылган карточкалар тарата, билгеләнгән җавапларны тикшерә.

Дәреслектән җавапларны таба һәм дәфтәрләргә яза.

3.

Сорауларга язма җавап бирү.

   25

Биремнәрнең дөреслеген тикшерә.

Үзе уйлап,нәтиҗә чыгарып җаваплар яза

4.

Иҗади эш.

 

Җавапларны тикшерә.

Иҗади эшли

5.

Семинар.

    15

Сораулар бирә (карточкалардагы сораулар)

Әңгәмәдә катнаша, үз фикерен дәлилли.

6.

Рефлексия.

     3

Дәрескә йомгак ясый, һәркемнең эш нәтиҗәсен анализлый.

Тактадагы үз эшенең нәтиҗәләрен алдан билгеләнгән нәтиҗәләр белән чагыштыра.

7.

Өйгә эш (теләк буенча )

 

Иҗади  эш «Сез курайда уйнаучы нинди талантларны беләсез?»

Үзара әңгәмәгә материал әзерләп килергә

 

1 нче өлеш

Бу биремнәрне үтәгәндә, (1-10 нчы биремнәр) үзең дөрес дип санаган җавапларны китаптан табып язып ал.

1. Әсәр нәрсә сөйләү белән башлана?
2. Аны төп геройга кем сөйли?
3. Курайда уйнаучы картның исеме кем? Ул кайсы авылда яши?
4. Картның тагын нинди һөнәре бар?
5. Малай картның кайсы ике сыйфатына гаҗәпләнә?
6. Төп геройның күршесендә кем исемле башкорт яши?
7. Башкортка кунакка кемнәр килә? Муллаларның исемнәрен табып яз.
8. Курайга кушылып кем җырлый?
9. Җырны ишетүгә,малайда нинди үзгәреш була? Китаптан табып яз.
10. Төп герой нинди ике әйбергә гашыйк?                                    

 

2 нче өлеш
Бу биремнәрне үтәгәндә, (11-14 нче биремнәр) кыска гына итеп җавапларыңны дәлилләп яз
11. Ни өчен хикәянең башында ук язучы әкият-легенда биргән? Бу әкиятнең төп эчтәлеккә нинди бәйләнеше бар?
12. Хикәяләүченең курайга һәм курай уйнаучы осталарга соклануын ничек аңлыйсыз?
13. Курай моңнары нинди хисләр уята?Текстка якын итеп,үзегез аңлаганча языгыз.
14. Ни өчен халык җырлары тирән моңга,сагышка бай?
          
3 нче өлеш
Үз фикерләреңне дәлилләп,шушы сүзләр белән башланган кыска гына текст язып кара.
Курай- татар һәм башкорт халкының яраткан уен коралы,шунлыктан...

 

Укытучы: Сәмигуллина Ләйсән Фиргать кызы — югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
МБОУ «Татарская гимназия №17» имени Г. Ибрагимова»  г. Казани
G17.kzn@edu.tatar.ru

Другие новости по теме: